Көньяк Америка дәүләте Суринам Ислам конференциясе оешмасы арадашлылыгы ярдәмендә мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерү ниятендә кала бирә.
Быелның август аенда сайланган илнең яңа президенты Деси Боутерсе шуңа игътибарын юнәлтте: Суринамның 20% халкы ислам динен тота һәм ул шунлыктан ислам дөньясы белән эшлекле элемтәләрне киңәйтү әһәмияте барлыгын искәртте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә илнең тышкы сәүдә партнёрлары арасында зур урынны Иран һәм Согуд Гарәбстаны тота.
Экспертлар тагын шунысын да билгеләп үтә, Суринам президентының ярдәмчесе Роберт Амераль мөселман кешесе икән. Суринамда мөселманнар 20 процентны тәшкил итә, аларның күпчелеге чыгышлары белән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән. Бу хакта Dunya bulletini җиткерә.