Д. Медведев: “Дәүләт дини эшчәнлеккә кысылмаячак”

«Табигый ки, дини эшчәнлеккә кысылмыйча, дәүләт ныклы динара диалог урнаштыруга төрле яклап йогынты ясаячак, ә бары тик теләсә кайсы диндәге кеше ирекле рәвештә хезмәтен

БӘЙЛЕ
2010 Окт 13

«Табигый ки, дини эшчәнлеккә кысылмыйча, дәүләт ныклы динара диалог урнаштыруга төрле яклап йогынты ясаячак, ә бары тик теләсә кайсы диндәге кеше ирекле рәвештә хезмәтен үти алырлык шартлар гына тудыра барачак», — дип белдерде Дмитрий Медведев сишәмбе көнне ФГР президенты Кристиан Вульф белән сөйләшүләр йомгагына багышланган матбугат конференциясендә.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, «безнең илебез дә, теләсә кайсы бүтән илләрдәге кебек үк, сәяси максатларны тормышка ашыру өчен псевдодини эквилибристика катнашлыгындагы дини экстремизм чаткылары белән очраша». Президентның бу сүзләрен Интерфакс-Религия порталы китерә.

«Без моңа битараф кала алмыйбыз һәм игътибар белән бу өлкәдә баручы процессларны күзәтеп барачакбыз. Барысыннан да проблемалы булып безнең өчен, әлбәттә, Төньяк Кавказдагы хәлләр кала бирә», — дип белдерде Президент. Дмитрий Медведев ассызыклап узганча,Төньяк Кавказда «төрле сәбәпләр аркасында билгеле бер вакыт аралыгында каршылык көчләре барлыкка килде, нормаль конфессиональ диалогны торгызуга һәм тынычлылыкны көйләү өчен төрле чаралар куллану кирәк булды».

РФ Президенты шунысын да хәтере аша уздырды, Төньяк Кавказда төрле дин вәкилләре — һәм мөселманнар, һәм христианнар гомер сөрә. «Табигый ки, алар арасында нормаль, продуктив диалог барырга тиеш, өстәвенә йөз еллардан артык төрле дин вәкилләре аркага арка терәп яшәгәннәр һәм начар булмаган нәтиҗәләргә ирешкәннәр», — дип әйтте Дмитрий Медведев.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе