Миркасыйм Госмановны соңгы юлга озаттык

Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов – күренекле язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим. 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Синьцзянь провинциясе Или өлкәсендәге

БӘЙЛЕ
2010 Окт 12

Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов – күренекле язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим. 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Синьцзянь провинциясе Или өлкәсендәге Голҗа (Кульджа) шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Бабалары чыгышлары белән Казан арты төбәгеннән булганнар. Миркасыйм башта Голҗа шәһәренең Татар мәдәни-агарту оешмасы карамагындагы сигезьеллык татар мәктәбендә дүрт сыйныфлы башлангыч белем ала, аннары рус мәктәбендә укый. 1955 елны Госмановлар гаиләсе СССРга кайта – башта Казахстанның Талды Курган өлкәсендәге Сары Үзәк совхозында яшиләр, аннары шул ук өлкәдәге Кирово бистәсенә күчәләр.

1958-1963 елларда М.Госманов Казан дәүләт университетының башта Татар филологиясе бүлегендә, аннары өченче курстан башлап Тарих бүлегендә укый һәм шунда ук СССР тарихы кафедрасында эшкә кала. Башта гади укытучы булып эшләсә, 1983 елдан – кафедра мөдире, 1985 елдан – университет проректоры итеп билгеләнә. Тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала (1979).

Аның беренче әдәби язмалары студент елларында ук матбугатта күренә башлый. 1962 елда М.Госманов тәрҗемәсендә Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повесте басылып чыга. Шул ук елларда, үсмер чагындагы истәлекләренә таянып, ул Тянь-Шань тауларының үзенчәлекле табигате, киек-җәнлекләре, аучылык хезмәте турында балалар өчен маҗаралы хикәяләр циклын яза («Киек сукмакларында», 1966).

Җитмешенче еллардан башлап язучы-галим, укучы яшьләр арасында тарих фәнен киңрәк пропагандалау максаты белән фәнни-популяр жанрга мөрәҗәгать итеп, «Серле балбал», «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» исемле китапларын бастыра. 1963 елдан башлап ул борынгы кулъязмаларны җыю буенча илнең төрле почмакларына археографик экспедицияләр оештыра башлый һәм әлеге хезмәт 1983 елда «Каурый каләм эзеннән» исеме белән басылып чыга.

Госмановның иҗат эшчәнлегендәге тагын бер тармак – татар әдәбиятының, гомумән, мәдәнияты һәм иҗтимагый фикер үсешенең үткәндәге тарихын өйрәнү. Миркасыйм Госманов татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләү эшенә якыннан катнаша: шагыйрь Акмулла, татар шагыйре Кол Гали һәм Габделрәхим Утыз-Имәни әл-Болгари әсәрләре басмасының редакторы була.

Тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Госмановка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелгән иде. 

Миркасыйм Госмановның туганнарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе