10 октябрь көнне киң җәмәгатьчелек халкыблызның газиз кызы, бөек җырчысы Фәридә Кудашеваны соңгы юлга озатты. Фәридә Кудашева белән хушлашу мәрәсиме Башкортостан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында узды. Бөек җырчы белән хушлашырга Казаннан Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге зур делегация килгән иде.
Аның составында ТР Дәүләт Советы депутатлары Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, галим Азат Зиятдинов, «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте генераль директоры Рәфкать Кантюков бар иде. Мәрхүмәнең җәсәде Уфадагы мөселман зиратында җирләнде.