Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев киң колачлы торгызу эшләре алып барылучы Зөя утрау-шәһәрчегендә булды. Сәфәр барышында аны мәдәни мирасны саклау өлкәсендә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү Федераль хезмәте җитәкчесе Александр Кибовский, РФ Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО Эшләре комиссиясе рәисе Григорий Орджоникидзе, ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар озатып йөрде.
Кунакларны Зөя Успенье ирләр Богородица монастыре комлексы янында монастырь башлыгы Силуан атакай каршы алды. Минтимер Шәймиев барлык объектларда да эшләр башланганмы-юкмы икәнлеге һәм аларның темплары белән кызыксынды. Подряд оешмалары вәкилләре октябрьдә фасад эшләренең төгәлләнәчәге хакында белдерде.
Кунаклар ат сараендагы каралтыларны, бетон юлны, төзекләндерү эшләре алып барыла торган музей биналарын карады. Алар янәшәсендә социаль ипотека программасы буенча дүрт фатирлы бер катлы кирпеч йорт сафка баскан. Аны төзү эшләре май аенда башланган, 2010 елның декабрендә файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Делегация утрау-шәһәрчектә беренчеләрдән булып газга тоташтырылган йорт яныннан узганда, биредә яшәүчеләр Минтимер Шәймиевкә «зәңгәр ягулык» керткән өчен рәхмәт белдерде. Бу аларның көнкүрешен сизелерлек җиңеләйткән.
Кунаклар иң ахырдан тулы куәтенә төзелеш эшләре алып барыла торган яңа Елга вокзалы мәйданчыгы белән танышты.
Соңыннан Минтимер Шәймиев журналистларга белдергәнчә, Зөя утрау-шәһәрчегендәге барлык объектларда да эшләр җәелдерелгән. Инвесторлар һәм подрядчыларның барысы да үз эшләренә бик җаваплы карый. Алда кыш, шунлыктан темпларны киметмәскә кирәк.
ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, эшләр мәдәни мирас объектларын торгызудагы барлык таләпләргә туры китереп башкарыла, федераль структура вәкилләре дә моның шулай икәнлегенә инанды.
Аның сүзләренә караганда, бүген югары эксперт советы булдыру турында уртак фикергә килгәннәр, ул реставрация эшләренә мониторинг үткәрәчәк.
Александр Кибовский фикеренчә, Болгар һәм Зөядә төзекләндерү эшләре башкарганда яңа технологияләр кулланырга кирәк. Аннары белгечләр бу тәҗрибәне реставрация эшләре үткәрелә торган башка объектларда да куллана алыр иде. Ул 6-8 октябрь көннәрендә Казанда «Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге инновацияләр системасында цифрлы технологияләр» дигән Халыкара форум узуын искәртте.
«Биредә булдырылган туристлык кластеры Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булырга мөмкин», — дип белдерде Александр Кибовский.
Григорий Орджоникидзе инануынча, Болгар һәм Зөянең ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Исемлеккә керү өчен кирәкле барлык документлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәгенә җибәрелгән инде. Бу хакта "Татар-информ" яза.