Төркия башлыгы хәләл-җефете Хайруниса Гөл ПАСЕ (Европа Советы ассамблеясе Парламенты) сессиясе утырышы вакытында инвалид балаларның хокукларын якларга һәм аларга ярдәм итәргә чакырып чыгыш ясады.
"Мөмкинлекләре чикләнгән балалар әйтерсең лә бер мөстәкыйлҗ утрауда яшиләр, алар үзләренең кайгыларына чумып дүрт стенага бикләнеп утыралар, хәттә без алар хакында белмибез дә", - ди Хайруниса Гөл. "Балалар чирне үзләре сорап алмыйлар һәм шуңа карамастан, алар үз кайгылары белән безнең арабызда яши бирәләр" - дип дәвам итә ханым.
Хайруниса Гөл танылган балалар хокукын яклаучы, бигрәк тә инде ятим һәм инвалид балалар хакында сүз барса дип белдерә "Тодей Заман" газетасы. Узган елда ул балалар хокукын һәм мөмкинлекләрен белем бирү өлкәсендә арттыру ниятеннән гомүммилли компания ачып җитәкли. "Без киләчәкне бары тик бергәләшеп, гариб балаларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтеп кенә төзи алачакбыз. Без бу балаларга тиешле белем бирергә, аларны тулы хокуклы Төркия граҗданнары булып үстерергә тиеш", - диде ул ПАСЕ утырышында.
Сессия вакытында ПАСЕ члены, күзләре начар күргән, Төркиядә идарә итә торган гаделлек һәм үсеш Партиясе вәкиле Лукман Aйва да чыгыш ясады. "Кешеләр инвалид булып туа һәм киләчәктә инвалид булырга мөмкин. Әммә бу уңыш өчен киртә түгел. Моңа яхшы үрнәк булып Лукман Aйва тора. Аның инвалидларны яклау өлкәсендә алып барган эшчәлеге игътибарга лаек", -дип раслады Хайруниса.
Россиядә елда 50 000 бала инвалид булып туа, аларның 20% төрле психологик авырулар белән, 30% ДЦП, 10% аутизм һәм башка начар авырулар белән интегә.