Равил Гайнетдин прокуратурага гариза язды

Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин үткән җомга көнендә Тынычлык проспектында урнашкан Җәмигъ мәчетенә керә торган юлны бүлгәнәре өчен

БӘЙЛЕ
2010 Окт 11

Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин үткән җомга көнендә Тынычлык проспектында урнашкан Җәмигъ мәчетенә керә торган юлны бүлгәнәре өчен үзәк прокуратурага гариза язды. Бу хакта “Эхо Москвы” радиосы җиткерә.

Мөфтиләр сайты мәгълүматләренә караганда, милиция хезмәткәрләре мәчеткә илтә торган юлны бүләләр һәм шуның нәтиҗәсендә мәхәлләгә юнәлгән кешеләр, алар арасында олы яшьтәгеләре дә күп булган, трамвай йөри торган яктан кысрыкланылып, икенче яктан урап, мәчеткә керергә мәҗбүр булганнар.

Шулай ук мөселманнар мәчет янындагы тротуарларда намаз укый алмыйча машиналар хәрәкәт иткән якка күчкәннәр. Бу тамаша мөселманнар арасында кискен дулкынландырлар уяткан һәм аларны бары тик имамнар гына тынычландыра алган.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе