Дүшәмбе, 11 октябрьдә Татарстанның дин галимнәре – голәмәләрнең чираттагы җыелышлары үтәчәк һәм анда республиканың имамнары һәм вәгазьчеләре арасында исламның традицион кыйммәтләрен ныгытуга кагылышлы кайбер мөһим мәсьәләләрне карарга ниятлиләр.
Татарстан Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров хәбәр иткәнчә, көн тәртибенә Әбү-Хәнифә мәзхәбе буенча намаз кылу турында мәгьлүмати материалларны , имам-хатыйблар тарафыннан җомга вәгазьләрен үткәрү турындагы нигезләмәләрне карау кебек мәсьәләләр кертелгән.
Моннан тыш голәмәләр мөселман дин әһелләре белән зыялылар арасында үзара эшләр планы турында фикер алышырга һәм гомумбелем бирү мәктәпләрендә дин дәресләрен укыту хакында сөйләшергә ниятлиләр.