Украинада беренче мәртәбә Халыкара Коръән укучылар конкурсы узачак

Менә инде берничә ел рәттән Украина башка илләр белән бертигез дәрәҗәдә Коръән уку буенча Халыкара конкурсларда катнашу мөмкинлегенә ия булып килә иде. Моны

БӘЙЛЕ
2010 Окт 08

Менә инде берничә ел рәттән Украина башка илләр белән бертигез дәрәҗәдә Коръән уку буенча Халыкара конкурсларда катнашу мөмкинлегенә ия булып килә иде. Моны үткәрү барлык мөселман илләрендә дә яхшы традиция булып санала. 2010 елда беренче тапкыр мондый чара Украина дәүләтендә дә узачак, дип хәбәр итә “Украинада Ислам” («Ислам в Украине») порталы.

«Альраид» барлыкукраинлылар ассоциациясе Украинада шәех Абдалла әл-Мөбарәк Ас-Субах исемендәге Халыкара Коръән укучылар конкурсын үткәрү турында игълан итте.

Конкурс Суады ас-Субах патронажлыгында Халыкара ислам хәйрия оешмасы булышлыгында (Күвәйт) һәм Коръән-Кәримне укырга өйрәтү буенча Халыкара оешма (Согуд Гарәбстаны) ярдәмендә үткәрелә.

Конкурста Советлар Союзында бергә яшәгән республикалардан килгән Коръән укучылар катнаша: Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Молдова, Беларусия, России (Дагестан, Татарстан) һәм Украинаның үзеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе