Дин йортлары иминлектә ачыла

ТР Аксубай муниципаль районының Трудолюбово авылы тарихында беренче тапкыр мәчет ачылды, дип хәбәр итә “Сельская новь” газетасы. Трудолюбово гомер-гомергә чын рус авылы булып яшәп килгән. Әмма

БӘЙЛЕ
2010 Окт 08

ТР Аксубай муниципаль районының Трудолюбово авылы тарихында беренче тапкыр мәчет ачылды, дип хәбәр итә “Сельская новь” газетасы.

Трудолюбово гомер-гомергә чын рус авылы булып яшәп килгән. Әмма тора-бара бирегә татарлар да килеп урнашкан. Бүгенге көндә биредә яшәүче мөселманнар һәм күрше-тирә авыллардагылар өчен дә иман йорты булмаган. Авылда мәчет булдыру ниятен авыл аксакаллары Мидхәт Фәхриев белән Сәмигулла хәзрәт Гамируллиннар башлап җибәргән. Халыктан дин йортын торгызу өчен акча җыя башлаганнар. Һәм кыска гына вакыт эчендә мәчетнең бинасын төзетеп тә куйганнар.

Мәчетне ачу тантанасына район җитәкчелеге килде. Җыелган халык өчен әлеге бәйрәмдә мөфтиебез Госман хәзрәт Исхаковның, Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның, көнчыгыш округының регион казые Рөстәм хәзрәт Вальщиковның, муниципаль район имам-мөхтәсибе Равиль хәзрәт Зөфәровның килүе дә зур сөенеч булды. Аларның барысын да район башлыгы Камил Гыйлманов озатып йөрде.

Тантана гомуми дога уку белән башланып китте. Аннан соң җыелган кешеләр алдында ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхаков чыгыш ясады. Аңа калган башка кунаклар да кушылды. Госман хәзрәт Мидхәт Фәхриевкә, Сәмигулла Гамируллинга һәм мәчеткә һәрдаим иганә ярдәме күрсәтеп торучы эшмәкәр Мансур Рафиковка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәчет төзелешенә зур ярдәм район башлыгы Камил Гыйлманов, “ВАМИН-Аксу” җәмгыяте генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин, әлеге җәмгыятьнең “Октябрь” бүлеге башкарма директоры Халит Миннебаевлар тарафыннан күрсәтелгән дип җиткерә "Татар-информ" агентлыгы.

Кызыл лентаны кисү данлыклы миссия Госман хәзрәт Исхакыйга һәм Камил Гыйлмановка тапшырылды. Аннан соң бар халык җылы һәм якты бина эченә үтте. Биредә Госман хәзрәт район имамнарына дини эшчәнлек алып бару өчен таныклыклар тапшырды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе