Уфада үзенчәлекле исем йөртәчәк мәчет ачылды

Башкортстанда янә дә бер яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Уфадагы бертуган Икъсановлар гаиләсе үз акчасына төзеткән Аллаһ йорты ул. Уфадагы бертуган Фауль, Дамир, Лилия, Филия, Римма

БӘЙЛЕ
2010 Окт 07

Башкортстанда янә дә бер яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Уфадагы бертуган Икъсановлар гаиләсе үз акчасына төзеткән Аллаһ йорты ул. Уфадагы бертуган Фауль, Дамир, Лилия, Филия, Римма һәм Риф Икъсановлар унбиш ел дәвамында үз хәләл көчләре һәм акчаларына төзегән шушы Ходай йортына “25 пәйгамбәр мәчете” дигән исем бирелде. Бертуган Икъсановларга мәчет төзү васыятен җитмешенче елларда ук әтиләре Мөхәммәтзәки ага әйтеп калдырган була. Әмма ул елларда үз акчаңа мәчет төзү өчен рөхсәт алуны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Заманалар үзгәргәч, бертуган Икъсановлар 1995 елда шушы игелекле эшкә тотына. Бу саваплы эшкә алар хәләл мөлкәтләрен:фатир, машина һәм бакча биләмәләрен дә кызганмый. Аларны сатып төзелеш кирәк-яраклары ала, махсус техника яллый. Икъсановларның иң өлкәне Фауль Мөхәммәтзәки улы, төзелешкә җаваплы буларак, көнне төнгә ялгап эшли. Соңрак шушы зур эшкә бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә, хәленнән килгәнчә, ярдәмләшә башлый.

Ниһаять, унбиш ел дигәндә мәчет төзелеп бетте. Бертуган Икъсановлар аңа “25 пәйгамбәр мәчете” дигән үзенчәлекле исем дә бирде. “Бу да очраклы түгел, - ди Фауль хәзрәт. – Мәгълүм булуынча, адәм балаларына дин хөкемнәрен өйрәтү өчен, Аллаһы Тәгалә бик күп кешеләрне пәйгамбәр кылган. Хәзрәти Адәм галәйһиссәлам заманыннан бирле дөньяга бик күп пәйгамбәрләр килеп киткән. Коръән Кәримдә 25 пәйгамбәр телгә алына. Без дөньяда беренче булып Ходай йортына шушыңа бәйле исем бирдек”.

Мәчет бик уңайлы килеп чыккан. Анда ирләр һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу урыннары, уку залы, йокы бүлмәсе бар. Хәзер алдагы айларда мәчет тирәсен матурлау, аның бакчасын булдыру эшләре тора. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе