Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулуга багышланган I Саматов укулары кысаларында (ул 2010 елның 12 октябрендә узачак) “Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт” («Габделхак хазрат в народной памяти») китабын тәкъдим итү булачак. Китап Ханты-Мансы автоном округы (Югра) мөфтие, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир Саматов һәм журналист Вәсилә Рәхимова редакциялегендә басылган.
Китап Габделхак хәзрәт турында төрле дәүләт эшлеклеләре һәм дин әһелләренең, якыннары һәм дусларының, аның шәкертләренең истәлекләреннән һәм вәгазьләреннән тора.
Әлеге укуларны оештыручылар сүзләренә караганда, тәкъдим итү кичәсендә Габделхак хәзрәтнең улы Таһир Саматов белән очрашу көтелә, ул Сургуттан Казанга кайтачак.
Әлеге укуларда түбәндәге темалар буенча докладлар тыңланачак:
– Габделхак хәзрәт Самотовның эшчәнлеген һәм аның рухи нәсел тамырларын өйрәнү;
– хәнәфи рухи мирасын саклауның әһәмияте;
– совет заманында татарларда ислам дине;
– совет чорыннан соң татарларда исламның яңа тарихы башлану;
– татарларда ислам мәдәниятенең этник үзенчәлекләре;
– татарларда ислам яңарышының төбәк үзенчәлекләре.
Уку кысаларында беренче тапкыр Габделхак хәзрәт Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырылачак. Премия – татар халкының рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән, ислам теологиясе үсеше өлкәсендә, вәгазьләр алып бару һәм мөселман дини берләшмәләрен оешкан төстә ныгытуда уңышларга ирешкәннәргә биреләчәк.
I Саматов укулары 12 октябрьдә 9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасының конференц-залында ачылачак (Казан шәһәре, Лобачаевский урамы, 6 нчы йорт).