Казанда заман технологияләрен кулланып мәдәни мирасны саклау хакында сөйләшәләр

Казанда заман технологияләрен кулланып мәдәни мирасны саклау хакында сөйләшәләр. Бүген Татарстан башкаласында шул мөһим мәсьәләгә багышланган халыкара форум эшли

БӘЙЛЕ
2010 Окт 06

Казанда заман технологияләрен кулланып мәдәни мирасны саклау хакында сөйләшәләр. Бүген Татарстан башкаласында шул мөһим мәсьәләгә багышланган халыкара форум эшли башлады. Аны Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе оештырган. Җыен кысаларында ике халыкара чара –“ Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм файдалануда санлы технологияләр” дигән фәнни-гамәли конференция белән “Археологик һәм этнографик тикшеренүләр интеграциясе” дигән симпозиум да узачак. Форум делегатлары 3 көн дәвамында мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм файдалануга системалы рәвештә заманча санлы технологияләрне кертү юлларын билгеләячәк.

Бүген халыкара форумның тантаналы ачылышы “IT-парк” югары технологияләр технопаркында үтте. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Кибовский, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мирасы Россия илкүләм комитеты рәисе Игорь Маковецкий һ.б. катнашты.

Зилә Вәлиева форум делегатларына ТР Премьер-министры Илдар Халиковның сәламләвен җиткерде. Анда искәртелүенчә, Татарстан бай мәдәни мирасы белән аерылып тора. Биредә төрки-татар, фин-угор, славян мәдәниятләре кушылган, күп конфессиялелек һәм толерантлык хөкем сөрә. Алар архитектура һәм тарихи ядкарьләрдә дә ачык чагыла. Хөкүмәт башлыгы сәламләвендә искәртелгәнчә, Татарстанда мәдәни мирасны системалы өйрәнү, популярлаштыру буенча комплекслы эш бара. Тарихи -мәдәни мирас республиканың социаль-икътисади үсешендә мөһим фактор санала. Һәйкәлләрне саклау һәм реставрацияләү программаларга нигезләнеп алып барыла. Соңгы елларда республикада һәйкәлләрне, башка төр мәдәни мирас объектларын иҗтимагый тормышка җәлеп итү буенча актив эш бара. Бу эштә, белгечләрдән, галимнәрдән тыш, халык үзе дә актив катнаша. Казан Кремле ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Борынгы Болгар һәм Свияжски шәһәрләре дә шушы исемлеккә керүне көтә. Моңа 2010 елда Татарстанда тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” фонды төзелү этәргеч бирде. Хәзерге вакытта Болгар һәм Свияжски архитектура-археологик комплексларын торгызу буенча масштаблы эш бара.

Премьер-министр сәламләвендә мәдәни мирасны саклауда заманча инновация ысулларын куллануга зур өметләр баглануы ассызыклана. Хөкүмәт башлыгы бу форум үзебездә баручы эшләрне анализлап, мәдәни мирасны саклауда башка төбәкләрдә тупланган тәҗрибәне өйрәнү ягыннан әһәмиятле булыр, дигән ышаныч белдерә дип яза Мэрия порталы.

Мәдәни мирасны саклауда заман технолгияләрен куллану мәсьәләсе ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзеның сәламләү чыгышында да төп урынны алып торды. Аның белдерүенчә, форум нәтиҗәсе буларак, ЮНЕСКО га мөрәҗәгать рәвешендә йомгаклау документы кабул ителергә тиеш. “Яңа технологияләр кулланып мәдәни мирасны саклау турында бәлки уртак проект эшләргә дә кирәк булыр”, -ди ул. Григорий Орджоникидзе сүзләренә караганда, бүген ЮНЕСКО да “Память мира” дигән проект эшләп килә. Ул күбрәк документаль мирасны - архив документларын электрон форматка күчерүгә исәпләнгән. Аның фикеренчә, мондый эшне күчемсез мираска карата да кулланырга кирәк. “Шуны күздә тотып ЮНЕСКО ның гамәлдәге программасын киңәйтү турында тәкъдим әзерләү файдалы булыр иде. Ул бик кызыклы программа булачак”, -дип саный җаваплы секретарь. Ул хәзер ЮНЕСКО ның алдагы ике елга программа бюджеты әзерләнүен хәбәр итте. Югарыда аталган проект тәкъдиме әзерләнгәндә, аны алдагы ике елгы планга кертеп булачак.

Чыгышлар соңында, форум делегатларына ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева “ТР мәдәни мирасы: Свияжски утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектын тәкъдим итте.

Иртәгә халыкара форум эшен секцияләргә бүлеп дәвам итәчәк. 8 октябрьдә Мәдәният министрлыгында Рим реставрация үзәге белән ЮНЕСКО кафедрасы арасында “Реставрациядә инновация технологияләрен куллану өлкәсендә хезмәттәшлек турында”гы меморандум, Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның Греция бүлеге, ЮНЕСКО кафедрасының Греция һәм Идел буе бүлекләре белән “Кадрларның квалификациясен күтәрү өлкәсендә хезмәттәшлек” беркетмәсе имзаланачак.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе