Дагыстан мөфтие сайлау алдыннан халыкны сатылмаска чакырды

Якшәмбе 10 октябрь Русиядә үтәчәк җирле сайлаулар алдыннан Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев намзәтләр, халык һәм дин әһелләренә

БӘЙЛЕ
2010 Окт 06

Якшәмбе 10 октябрь Русиядә үтәчәк җирле сайлаулар алдыннан Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев намзәтләр, халык һәм дин әһелләренә мөрәҗәгать итте.

Намзәтләрне мөфти ялган сөйләмәскә, тормышка ашмаслык буш вәгъдәләр бирмәскә, акчаларны сайлаучыларның тавышларын сатып алуга түгел, ә мохтаҗларга бирергә чакырды.

Намзәтләр көндәшләренә каршы начар сөйләмәсен, җиңүгә гадел юл белән барсын иде, диде мөфти. Сайлаучыларга исә хәзрәт сатылмаска, дөнья белән сәясәтчеләрнең түгел, ә Аллаһ идарә итүен онытмаска кушты.

Дин әһелләрен Дагыстан мөфтие сайлауалды чараларына катнашмаска чакырды. "Мәчетләрдә вәгазь укыганда бер намзәтне дә якламаска, халыкны бары тик аек акыл һәм сабырлыкка чакырырга кирәк", диде Әхмәд хаҗи Абдулаев. Бу мөселман дин әһеленең сайлау алдыннан ясаган беренче шундый белдерүе.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе