Күптән түгел мөселман гимназиясенең директоры Хәлим Шәрәфиевка документлар тапшырдылар. Дәүләти булмаган "Мөселман гимназиясе "Мансурия" белем бирү йорты рәсми рәвештә теркәлде. Гимназия Мөхәммәт хәзрәт Мансуров танылган меценат һәм эшкуар исеменә язылган.
"Мансурия" мөселман гимназиясе элекке Орджоникидзевский районында урнашкан интернат - мәктәп бинасында урнашачак. Монда йоздән артык шәһәр һәм читтән килгән ир балалар һәм кызлар белем алачак. Өстәмә рәвештә укыту программасына ислам нигезләре, татар һәм гарәб телләре керәчәк.
Укыту ислам дине кысаларында алып барылачак. Шул исәптән кызларга исламча киенеп йөрү мәҗбүри булачак. Шулай ук хәләл аш, биш тапкыр намаз уку да каралган. Бу хакта IslamNews җиткерә.