Бүген бакалавр дәрәҗәсен алган Россия Ислам университеты студентлары тәрбия эшләре буенча проректор вазифасын башкарган Ирек Җиһаншин җитәкчелегендә Төркиягә оча.
"Беренче елны шәкертләр гарәп телен, калган еке ел эчендә Бурса шәһәр Университетының магистратура факультетында белем алачак", - дип белдерә уку йортының матбугат хезмәте. Бу инде Төркиядә белем алган өченче студентлар төркеме. Соңгысы Россия Мөфтиләр Шурасы һәм Төркия дини эшләр Идарәсе белән уртак килешү нәтиҗәсендә туды.