Россия Диннәрара шурасының чираттагы утырышы булды

Утырышта – чиркәү һәм протоиерей җәмгыяте элемтәләре буенча Патриархатның Мәскәү бүлеге рәисе Всеволод Чаплин; Россия Мөфтиләр шурасы рәисе,

БӘЙЛЕ
2010 Окт 05

Утырышта – чиркәү һәм протоиерей җәмгыяте элемтәләре буенча Патриархатның Мәскәү бүлеге рәисе Всеволод Чаплин; Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин; Үзәк мөселманнар нәзарәте җитәкчелеге вәкиле, мөфти Таһир Саматов; Россия традицион сангхасы будда башлыгының Мәскәүдәге вәкиле Санжей-лама; Россиянең баш раввины А. С. Шаевич; Россия еврей дин общиналары һәм оешмалары Конгрессы рәисе З. Л. Коган; кораллы көчләр, хокук саклау учрежденияләре һәм МЧС белән элемтәләр буенча Россия еврей общинасы Федерациясе департаменты рәисе, раввин Арон Гуревич; Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге рәисе урынбасары Магомед Албогачиев катнашты.

РФ ФСКН ведомствоара бәйләнешне тәэмин итү Департаменты җитәкчесе урынбасары О. А. Мишина докладыннан соң, һәм гомум фикер алышу нәтиҗәсе буларак, Россия Диннәрара шурасы Президиумының наркотикларга каршы көрәш буенча Карары кабул ителде.

Сораулар буенча фикер алышып бетергәннән соң, Россия Диннәрара шурасы Президиумы тәртип булдыру буенча хокук саклау органнары белән хокукый тәртип һәм хезмәттәшлек буенча Карар кабул итте.

Утырышның соңгы пункты булып, гаилә тормышына кагылышлы законга бәйләнешле Карар кабул ителү булды.

Утырышта катнашучылар шулай ук «О передаче религиозным организациям имущества религиозного назначения, находящегося в государственной или муниципальной собственности» закон проекты буенча барган эшләр барышы турында да сөйләштеләр, бу закон проектын хуплауларын белдерделәр, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасының матбугат үзәге.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе