"Кешеләр Коръән һәм ислам тарихын укырга тиеш" - Билл Клинтон

Кешеләр Коръән һәм ислам тарихын укырга тиеш. Шундый дәгъвәт белән Истанбул шәһәрендә узган җыен вакытында АКШ ның элекке президенты Билл Клинтон чыгыш ясады. Аның

БӘЙЛЕ
2010 Окт 05

Кешеләр Коръән һәм ислам тарихын укырга тиеш. Шундый дәгъвәт белән Истанбул шәһәрендә узган җыен вакытында АКШ ның элекке президенты Билл Клинтон чыгыш ясады. Аның фикеренчә, дин һәм заман мәсьәләрен уңышлы чишкән Анкара шәһәре Кончыгыш һәм Конбатыш араларын тоташтыручы, ерак араларны якынайтучы бе күпер булып торачак", дип экс-президентның сүзләрен раслый  "Тодей Заман" газетасы.

Конференциядә чыгыш ясаганчы, Клинтон Тарабья резиденциясендә Төркия башлыгы Абдулла Гөл белән очрашып сөйләште. Аннары, Американың 42нче башлыгы Бельги университетында фән һәм сәясәт өлкәләрендә хезмәт иткән 500 вәкилдән торган аудитория алдында конференция уздырды.

Чыгышында ул 11 сентябрьдә булып узган теракт актын тәнкыйтьләде һәм барлык мөселманнарны беррәткә тезеп карарга кушмады. Бу сүзләрен ул мөселманнарга карата тап төшерүче, кара ягучыларга җиткерү уңаеннан әйтте. "Кешеләр Коръән һәм ислам тарихын укырга тиеш", - диде ул. Төркия үз чиратында 21 гасырда илләр язмышында зур урын алып торачак дип белдерде Клинтон.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе