Рөстәм Миңнеханов: ”Укытучыга элек булган хөрмәтне кире кайтару – төп бурыч”

ТР Президенты бер төркем педагогларны “Татарстан Республикасы атказанган мәктәп укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булулары белән тәбрикләде. Бүген Казанда “Пирамида” күңел ачу

БӘЙЛЕ
2010 Окт 05

ТР Президенты бер төркем педагогларны “Татарстан Республикасы атказанган мәктәп укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булулары белән тәбрикләде. Бүген Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган чара узды. Анда республиканың иң лаеклы 550 педагогы чакырылган иде. Татарстанның иң яхшы укытучыларын котларга дип ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре килде.

Рөстәм Миңнеханов педагогларны республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән тәбрикләп: “Дуслар, чыннан да, республиканың конкурентлыкка сәләтлеге – киләчәгебез - белем бирү дәрәҗәсеннән тора. Без соңгы 2-3 елда бу юнәлештә чит илләр тәҗрибәсен ныклап өйрәндек һәм белем бирү сыйфатының үзәгендә укытучы торуын аңладык. Тикшерүләр нәтиҗәсендә Стратегия эшләнде. Ул быел инде тормышка ашырыла”, - диде.

Президент сүзләренчә, укытучы үзеннән-үзе әйдәүче көч булып тора. “Ул, үз-үзенә ышанып, профессиональ рәвештә эшләсен өчен, аны инструментлар, социаль пакет белән тәэмин итәргә тиешбез. Без быел хезмәт хакы түләүнең тармак системасына күчтек, иң заманча технологияләрне кертәбез, мәктәпләрнең яртысында компьютер сыйныфларын яңарттык, укытучыларыбызны ноутбуклар белән тәэмин иттек. Бу ел ахырына кадәр 12-13 мең укытучы ноутбуклар алачак. Безнең бурыч – 2011-2012 яңа уку елы башланганчы, бөтен педагогларны ноутбуклар һәм программа продуктлары белән тәэмин итүне тәмамлау”, - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика алдында яңа заманча мәктәп төзү бурычы тора. “Ә бу безнең республиканың киләчәге дигән сүз. Әлеге бурычны тормышка ашырачагыбызга бернинди шик юк”, - диде ул. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

“Бу залда укытучыларның иң лаеклылары утыра. Бүген һәрберебез белем алуын дәвам итә. Укытучы һөнәре хөрмәткә лаек булсын өчен, аңа ихтирам күрсәтергә кирәк. Төп бурыч - элек булган хөрмәтне кире кайтару. Әгәр моны эшләмәсәк, максатка ирешеп булмаячак. Без мәктәпнең төп нигез икәнлеген аңларга тиешбез. Әгәр яхшы мәктәп юк икән, бернинди югары мәктәп тә, фән дә булмаячак. Мәктәптә салынган сыйфатларны кеше алга таба үстерәчәк кенә. Шуңа күрә мин сезгә бик авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Кешеләрне укыту – бик авыр. Без моның барысын да аңлыйбыз. Шуңа күрә ярдәм дә итәчәкбез. Мәгариф белән мәсьәләләр – республика өчен иң мөһимнәрдән санала”, - дип тәмамлады сүзен Президент, тагын бер кат бәйрәм белән котлап.

Рөстәм Миңнеханов бер төркем педагогларны “Татарстан Республикасы атказанган мәктәп укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булулары белән тәбрикләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе