Бөтендөнья Татар конгрессы һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе башлангыч түләүсез татар теле, ислам һәм татар тарихы буенча белем бирү курсларына чакыра. Бу курсларда Коръән укырга һәм фикх нигезләрен өйрәтәчәкләр. Курслар 1 октябрҗдән 31 декабрҗ аена тиклем, Тукай урамы 31 санлы йортта урнашкан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасында узачак. Укулар атнасына өч тапкыр булачак. Белешмә өчен телефоннар: 296-97-53.
Татарстан башкаласында мондый түләүсез курслар БТК һәм Россия Ислам Университеты (РИУ) белән беррәттән үткән елны да оештырылды дип яза "Etatar" сайты. РИУ ның һәм БТК ның уртак "Без Татарлар" дигән проекты әлдә булса дәвам итә. Кызыксынучылар өчен телефон: 8 950 320 09 35.