Ресин дин йортларын төзегәндә халык белән киңәшләшергә чакырды. Мәскәүдә һәр гыйбәдәт йорты халык белән киңәшләшеп салынырга тиеш, дип белдерде Мәскәү шәһәр башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Владимир Ресин.
“Яңа чиркәүләр, мәчетләр һәм синагогалар проектлары әзерләнгәндә җәмәгать тыңлаулары оештырырга кирәк,” диде Ресин Мәскәү хөкүмәте утырышында. Ресин хакимиятләрнең бөтен диннәрнең гыйбәдәт йортлары төзелешенә тигез карашта булуын белдерде дип яза "Azatliq Radiosi".