Бүген Укытучылар көне. Бу бәйрәмне җир шарының йөздән артык иле билгеләп уза. Беренче тапкыр Укытучылар көне Сан-Паулу шәһәрендәге кечкенә генә 1520нче номерлы мәктәптә 1947нче елда узган. Россия укытучылары 5 октябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре киң колач җәеп бәйрәм итә. Хәер бу көнне укытучылар гына түгел, укучылар да, аларның әти әниләре дә бәйрәмгә зур әзерлек күрсәтә дип яза "Интертат".
Мөгаллимнәрнең бәйрәмен гамәлгә кертү тарихына күз салсак, 1966 елны Парижда укытучы статусына багышланган хөкүмәтара махсус конференция уздырыла. Конференция нәтиҗәсендә ЮНЕСКО һәм Халыкара хезмәт оешмасы вәкилләре тарафыннан «Рекомендации, касающиеся статуса учителей» дигән рәсми кәгазъгә кул куела.
Төрле илнең укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен төрле вакытта бәйрәм итә. Мәсәлән, Кытайда ул 1989нчы елдан бирле 10 сентябрь көнне үткәрелә. Ул белем һәм рухи эшчәнлекне кире кайтарыр өчен барлыкка килгән. Казахстан мөгалимнәре “искечә” октябрь аеның беренче ял көнендә, Бразилиядә - 15 октябрь көнне билгеләп үтә.
Укытучылар бәйрәмнең тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: 1827нче елның 15 октябрендә Дон Педро I җитәкчелегендә беренче тапкыр Бразилиядә башлангыч белем бирү турында указ кабул ителә. Анда шәһәр, авыл һәм башка җирле үзидарәләрдә беренче әлифбаны өйрәнергә тиешлеге әйтелгән була. Әмма кызганыч ки, әлеге документның күп кенә нигезләре кәгазьдә 200 елга якын кала бирә.