Башкортстанның район үзәгендә яңа мәчет ачылды

Мәчетне ачу тантанасына Уфадан баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге зур вәкиллек тә килде. Мәчетне ачу тантанасына Уфадан баш мөфти Тәлгат

БӘЙЛЕ
2010 Окт 05

Мәчетне ачу тантанасына Уфадан баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге зур вәкиллек тә килде. Мәчетне ачу тантанасына Уфадан баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге зур вәкиллек тә килде. Башкортстанның татарлар тупланып яшәгән Чакмагыш районы үзәге Чакмагыш авылы халкы зур куаныч кичерә бу көннәрдә. Биредә “Бикә” исемле мәһабәт яңа мәчет үз ишекләрен ачты дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

Кызыл кирпечтән һәм заманча төзелеш кирәк-яракларыннан төзелгән Аллаһ йорты бар тирә-якка ямь биреп тора. Мәчетне ачу тантанасына Уфадан баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге зур вәкиллек тә килде. Ул динебез Исламның тарих сынауларын үтеп, бүгенге көндә яңа сулыш алуын ассызыклады. “Халкыбыз дини тәгълиматны ихтирам итеп, аңа тугрылыкны гасырлар аша саклап килде, иншаллаһ киләчәктә дә шулай булыр, - диде Тәлгать хәзрәт. – Хәзер Чакмагыш районында уналты мәчет бар. Ишетүемчә, тагын да өчесе төзелеп бетеп килә икән. Аларның да ишекләре тиздән ачылыр һәм халык өзелмәс бу иман йортларыннан”.

Яңа Ходай йортын төзүгә һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итте. Шулай да бу эшләрне тизләтүдә ”10нчы төзелеш идарәсе” компанияләре төркеме башлыгы, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Валерий Мансуровның өлеше зур булды. Чакмагыш халкы шуңа күрә дә бу Аллаһ йортына аның әнисе исемен бирергә тәкъдим итте. Мәчетне ачу тантанасы бергәләп намаз уку, вәгазьләр тыңлау һәм чәй табыны артында ихлас аралашу белән дәвам итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе