Фестивальнең оештыручылары Новосибирскиның «Алтын йолдыз» яшьләр оешмасы, Өлкә татар милли-мәдәни үзәге, татар яшьләренең Себер форумы, Новосибирски өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте булды.
Новосибирскиның бер читендә урнашкан сәламәтләндерү үзәгендә Омски, Томски, Красноярски, Кемерово, Прокопьевски, Берёзовски, Лесосибирски, Иркутски, Улан-Удэ шәһәрләреннән, Новосибирскиның үзеннән һәм өлкәнең кайбер авыл-районнарыннан 80гә якын яшь буын вәкиле җыелды.
Себер татар яшьләре фестивальләрендә һәр елны Казакъстан республикасының Семей шәһәреннән һәм Казаннан галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар катнашып килә. Быел да кунаклар күпләп килде.
Себер төбәкләрендә яшәүче татар яшьләреннән башка, Казаннан Г.Кариев исемендәге яшьләр театрында укытучы Лилия Зәйнуллина һәм бию остасы Венер Хәмитов, җырчы Рәсим Низамов, филармония артисты Мәрьям, музыка көллияте хормейстеры Чулпан Әхмәтҗанова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, тарихчы аспирант Айрат Фәйзрахманов, DJ Лилу килде.
Казакъстаннан Семей шәһәренең Татар сәнгать мәктәбе мөдире Габдулхак Ахунҗанов, үзенең “Иртеш моңнары” вокал ансамбле җырчылары белән мөдир урынбасары Рәшит Атногулов, Семей татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Җәлил Ахунҗанов, Казакъстандагы данлыклы татар авылы Башкүлдән Ренат Хәмитов булдылар.
Фестиваль танышу кичәсе белән башланып китте. Алып баручылар кунакларны сәламләп, Новосибирски шәһәре белән кыскача гына таныштырдылар.
Яшьләрне Өлкә татар милли-мәдәни үзәге һәм мохтарият рәисләре Рауза Тихомирова, Әмир Гәрәев, “Алтын йолдыз” яшьләр оешмасы җитәкчесе Ралия Хәмидуллина сәламләде.
“Алдагы өч көндә без үзара танышырбыз, аралашырбыз, сез татар мәдәнияте белән якынрак танышырсыз. Минемчә, иң мөһиме – тәҗрибә алышу, дуслашу һәм яхшы кәефләр белән, яңа көчләр туплап үз төбәкләребезгә кайту”, диде Ралия Хәмидуллина.
Аннан соң һәр төбәкнең вәкилләре сәхнәгә чакырылды. Алар үз оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләделәр, төбәкләрендәге татар тормышы белән таныштырдылар, җыр-биюләр аша да үзләрен күрсәттеләр.
Фестиваль кысаларында семинар-укулар, остаханәләр, түгәрәк өстәл утырышлары үткәрелде. Аларны “Алтын йолдыз” оешмасы яшьләре һәм Татарстан белгечләре алып барды.
Яшь галим Айрат Фәйзрахманов татар халкының тарихы турында нотык тотты. Новосибирскиның татар үзәгенә ул китаплар, журналлар, методик-өйрәнү материаллары бүләк итте.
Новосибирски өлкә мохтарияте вәкиле Динә Гәрәева алып барган түгәрәк өстәл кысаларында татар мәдәниятенең бүгенге халәте, телнең онытыла баруы, яшьләрнең дингә булган карашы турында борчылып сөйләделәр, кызу бәхәсләр, фикер алышулар барды. Бу хакта Бөтендөнья татарлар сайты яза.
Томски вәкиле Ренат Нурмөхәммәтов татар яшьләре оешмалары эшчәнлеге програмын тәкъдим итте. Түгәрәк өстәл ахырында 13 пункттан торган карар кабул ителде.
Әлеге карарда, аерым алганда, “татар яшьләре арасында һәрвакыт эш алып бару”, “милли белем бирү системын яклап чыгу, шул исәптән төбәк компонентын федераль канунга кире кайтаруга ирешу”, “татар яшьләре белән җанисәпкә караган мәсьәләләрне тикшерү” дигән пунктлар бар.
Җыр-бию, сәхнә осталыгына игътибар бирелде
Түгәрәк өстәл сөйләшүеннән соң сәхнә осталыгы, бию, вокал остаханәләре үтте. Аларны Азат Зарипов, Венер Хәмитов, Лилия Зәйнуллина алып барды. Венер Хәмитов кыска гына вакыт эчендә яңа бию куйды һәм аны соңгы көнне булган концертта сәхнәдә күрсәтте.
Новосибирскиның танылган татар шәхесләре – Русиянең атказанган метеорологы Ринат Яһудин, Новосибирски рус халык уен кораллары академик оркестры дирижёры Рөстәм Дилмөхәммәтов, “Ягода” концерт агентлыгы идарәчесе Мансур Сафиуллин, Русиянең атказанган артисты Дилора Варфоломеева белән кызыклы очрашулар үтте.
Аннан соң “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре оештырылды. Узган ел беренче урынга лаек булган Омски кызы Альбина Фәхретдинова быел “Татар кызы” бәйгесенең алып баручысы булды. “Татар егете” бәйгесен “Алтын йолдыз” клубы әгъзасы Гөлшат Юнысова алып барды.
Хөкемдарлар “Татар кызы” исеменә Красноярски кызы Ләйсән Сабитова, ә “Татар егете”нә Семейдән килгән Җәлил Ахунҗановны лаек дип таптылар.
“Алтын йолдыз” клубы активистлары оештырган Татар КВНында да яшьләр актив катнашты. Яшьләрнең күңеленә хуш килгән тагы бер очрашу булды – фестивальгә очраклы гына килеп эләккән Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) аерым концерт програмы белән чыгыш ясады. “Без монда “Живая вода” этник җыр фестиваленә килгән идек, татар яшьләре форумында да чыгыш ясарга насыйп булды”, диде ул.
Казан һәм Семей артистлары шул ук вакытта Новосибирскида барган "Интерра" форумында да чыгыш ясады.
Мондый чаралар үзаңны көчәйтә
III Себер татар яшьләре фестивале эше зур концерт белән тәмамланды. Анда делегатлар, Татарстан һәм Семей кунаклары чыгыш ясады. Кунакларның чыгышлары концертның матур бизәге булды.
Фестивальгә махсус чакырылган кунаклар да, яшьләрнең барысы да оештырылган чарадан канәгать булуларын белдерде.
Казан кунагы Азат Зарипов, мондый чаралар яшьләрнең милли үзаңын көчәйтә, ул безнең балаларыбыз өчен кирәк: алар нинди телдә сөйләр, татар дип үзләрен әйтерме – үзебездән тора, дип фикерен белдерде.
Омски вәкиле, “Умырзая” җырчысы, “Ялкын” яшьләр оешмасы рәисе урынбасары Альбина Фәхретдинова: “Күп нәрсәгә өйрәндем, үрнәк алырдай эшләр күрдем, яңа дуслар таптым, бик канәгатьмен”, диде.