Татарстанда "фәкыйрьләр ипие" пешермәкчеләр

Татарстандагы икмәк пешерүчеләр ипи бәясен арттырырга яки "социаль" ипи чыгара башларга тәкъдим итә. Шул арада республиканың иң кыйммәтле саналган “Бәхетле” ширкәте үз

БӘЙЛЕ
2010 Окт 04

Татарстандагы икмәк пешерүчеләр ипи бәясен арттырырга яки "социаль" ипи чыгара башларга тәкъдим итә. Шул арада республиканың иң кыйммәтле саналган “Бәхетле” ширкәте үз челтәрен үстерә.

Быелгы корылыкка карамастан, хакимиятләр ипигә бәя арттырырга ирек бирми. Икмәк социаль яктан якланган ашамлыклар исемлегенә керә. Анда “Сельский”, “Дарницкий” ипиләре һәм ак оннан күмәч бар. Мәсәлән халык яратып ала торган “Сельский” ипие Казанда якынча 12 сум тирәсе тора. Аларга бәя ел ахырына кадәр туңдырылган.

Шушы социаль яктан якланган 3 төрле ипи Татарстандагы икмәк пешерүчеләр җитештерә торган товарның өчтән ике өлешен тәшкил итә.

"Югары сыйфатлы ипине түбән бәядән сату безгә зур зыян китерә", ди икмәк пешерүчеләр. Күптән түгел Казанда булган Икмәк пешерүчеләр берлеге җыенында бу тармакның проблемалары һәм алардан чыгу юллары тикшерелгән.

Онга, майга, йомыркага, энергиягә бәяләр арта бара. Икмәк пешерүчеләр берлеге рәисе Илдар Никифоров: “Хәлләр болай дәвам итсә, киләсе утырышка килүче дә булмас, бу шартларда я ипигә бәяне арттырырга, ә заводны ябарга туры киләчәк", дип белдергән.

Бу хәлдән чыгу өчен икмәк пешерүчеләр социаль яктан якланган ашамлыклар исемлегендә бер генә төр ипине калдырырга һәм аны түбәнрәк сыйфатлы оннан пешерергә тәкъдим итә.

“Безнең дә тәмле ипи ашыйсы килә”

Ә аз керемле кешеләрнең бу түбәнрәк сыйфатлы ипине аласы килер микән?

1 октябрь - өлкәннәр көненә багышланган чарага килгән пенсионер Юрий Шерстнев арзанлы ипи турындагы тәкъдимнән көлде. “Бөтен дөнья кешечә яши, без кеше түгелмени?”, диде ул.

Казандагы пенсионер апа да түбәнрәк сыйфатлы ипи чыгаруга канәгать түгел.

“Аның тәме буламы, очсыз ипи начар оннан пешерелгән дигән сүз. Мин андый әйберне алырга кимсенәм. Безнең дә тәмле ипи ашыйсы килә. Без аны ипи пешкән җиргә барып алабыз, анда йомшак, сыйфатлы була”, диде пенсионер апа.

“Бәхетле”нең кыйммәте арта

Аз керемле гаиләләргә түбәнрәк сыйфатлы ипи пешерә башлау турында сүз барганда, Татарстандагы иң кыйммәтле кибетләрнең берсе саналган "Бәхетле" ширкәте бизнесны үстерү юлларын эзли дип яза "Azatliq Radiosi".

"Коммерсант" газетасы язганча, "Бәхетле" челтәренең Новосибирскида да кибете ачылырга тиеш.

Аның инде Казанда 10 кибете бар, Чаллы һәм Түбән Камада берәү, Мәскәүдә – 4. Моңарчы “Бәхетле” Мәскәүдә дә яңа кибетләр ачарга җыенуын белдергән иде. Хәзер Новосибирски турында хәбәр таралды.

Себер якларындагы яңа кибет франчайзинг ысулы белән ачыла икән. Ягъни "Бәхетле" исеме астында эшләргә теләгән Новосибирски сәүдә челтәре( НТС) Казан ширкәтенә аның өчен шактый акча түли һәм табыштан үз процентын ала.

Шул рәвешле, бу челтәр Себер төбәгендә иң кыйммәтле кибетләр базарына керергә тели. Әлегә "Бәхетле" исеме астында бер генә кибетне ачу турында сүз барcа, киләчәктә аларның саны артырга мөмкин. Болар үз чиратында "Бәхетле" ширкәтенең бәясен арттыра, ди белгечләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе