Госман хәзрәт шулай ук, имамнар җыелышы уздырып, аларга эшчәнлек алып бару өчен шаһадәтнамәләр тапшырды. Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды. Ул анда район башлыгы Камил Гыйльманов белән очрашты. Трудолюбово авылында яңа мәчет ачылышында булды.
ТР мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бурап эшләнгән мәчет 50 кешегә исәпләнгән. Аксубай районында бүгенге көндә 28 мәчет бар дип яза "Татар-информ" агентлыгы.
Госман хәзрәт шулай ук, имамнар җыелышы уздырып, аларга эшчәнлек алып бару өчен шаһадәтнамәләр тапшырды.