Батырлыкка мәдхия

25 сентябрьдә Кама Тамагы районының Кече Карамалы авылында зур вакыйга булды: мәхәллә халкы биредә моннан 100 ел элек төзелгән мәчетнең бер гасырлык юбилеен билгеләп узды. Бу авыл

БӘЙЛЕ
2010 Окт 04

25 сентябрьдә Кама Тамагы районының Кече Карамалы авылында зур вакыйга булды: мәхәллә халкы биредә моннан 100 ел элек төзелгән мәчетнең бер гасырлык юбилеен билгеләп узды. Бу авыл кешеләре районда бердәнбер мөселманнар йортын саклап калулары белән дә батырлыкка тиң гамәл кылганнар. Шуңа күрә дә бу изге эшкә өлеш керткән әһле ислам белән горурланып һәм сокланып чыгыш ясаучылар күп булды.

Кама Тамагы мөселманнары мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин безне, бер төркем дин әһелләрен, тантанага чакыргач, бу тәкъдимгә шатланып риза булдык.

Башта Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизне һәм мине Кама Тамагы муниципаль районы җитәкчесе Зөфәр Гарәфиев кабул итте. Анда без Зөфәр Галимулла улы белән райондагы дини эшчәнлек турында тәфсилле гәп кордык. Кама Тамагында ике манаралы бик матур мәчет төзелеп килә икән. Бу изге гамәлне район җитәкчесе һәрдаим күз уңында тота. Инде аның түбәсе ябылып, манараларын күтәрү эше алып барыла. Аллаһ безләргә бу мәчетнең ачылышын да күрергә насыйп итсен дигән теләк белән юлыбызны дәвам иттек.

Кече Карамалы район үзәгеннән нибары 7 чакрым ераклыкта урнашкан. Элек Казан губернасының Тәтеш өязенә караган Кече Карамалы авылы Иске Карамалы мәхәлләсеннән 1853 елда аерылып чыга. Аксакалларның сөйләвенә караганда, бу тирәләрдә калын карама агачларыннан гыйбарәт карурман булган. Бирегә беренче килеп утырган халыкка җирне шул юан агачлардан чистартып, арындырып, басу-кырлар ясарга туры килгән. Авыл янындагы “Келәү куагы” дип йөртелгән урын изге булып санала. Аллаһыдан теләкләренең тормышка ашуын сорап, мәхәллә халкы шушы җиргә барып дога кыла.

Кече Карамалыда тәүге агач мәчет 1869 елда салына. Аның имамы итеп Нурмөхәммәт хәзрәт Әхмәров билгеләнә. ХХ гасыр башында авылда икенче мәчеткә ихтыяҗ туа. 1908 елда мәхәллә халкы бергә җыелып, яңа гыйбадәтханәне төзү турында карар кабул итә. 1909 елның июлендә Казан губернасы идарәсе вәкилләре аны салуга рөхсәт бирә. Тагын бер елдан иман йорты Казанның икенче гильдия сәүдәгәре Әхмәтҗан Арсланов акчасына төзелеп тә бетә. Миңнегали хәзрәт Миңнебаев яңа мәчетнең имамы итеп сайлана. Бу вакытларда авылның олысы-кечесе мәчеткә намаз укырга йөри. Әмма тиздән динебез күгендә кара болытлар куера.Октябрь инкыйлабыннан соң, дин кысыла, муллалар куыла. Мәчеткә кереп йөрү тыела. 1930 елда колхозлар берләшкәч, Олы Карамалы дәһриләре Кече Карамалыга килеп, мәчет манарасын кисәргә телиләр. Өлкән яшьтәге Франгизә Хәйруллина апаның сөйләвенчә, җәй көне була бу хәл. Хатын-кызлар кырда урак ура. Мәгъмүрә исемле карчык тиз арада басуга барып, авыл халкын җыеп кайта. Кечекарамалылар олыкарамалыларны авылдан куарга керешә. Аларның кайсы кулына таш алган, икенчеләре таяк белән коралланган була. Шул арада мылтык аткан авазлар да яңгырап ала. Авыл халкы шул рәвешле коммунистларга тәки манараны кисәргә ирек бирми.

Мәчеттә намаз укырга рөхсәт булмаганлыктан, бу бина башлангыч мәктәпкә әйләндерелә. Ә инде 1979 елда Кече Карамалыда таштан яңа мәктәп бинасы төзелгәч, башлангыч сыйныф балалары да шунда күчерелә. Ә бушаган мәчет авыл музеена әверелә. Бу музейның җитәкчесе итеп Кашшаф Кәримов дигән кеше куела. Ул халыктан борынгы әйберләр җыеп, музейны тулыландыра, аны җанлы итүгә ирешә. Халык ничек итсә итә, вәләкин мәчет бинасын сүтелүдән саклап кала. Кашшаф абый гүр иясе булган инде. Сүзебез аңа дога булып барсын. Динебез кысрыкланса да, халык исламнан ерагаймаган. Мөселманнар уразасын да тотканнар, гаетләрне дә үткәргәннәр, мәчетне бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергәннәр. Соңрак аны төзекләндергәннәр, манарасын тышлаганнар.

Тантанада чыгыш ясаучылар арасында муниципаль район җитәкчесенең урынбасарлары Газинур Габидуллин, Рөстәм Гыйльметдинов, Казаннан кайткан шагыйрь якташлары Хәмид Вәлиди һәм башкалар бар иде. Халык Илдус хәзрәт Фәизнең вәгазен тын да алмыйча, йотлыгып тыңлады. Тантана вакытында дин өлкәсендә аеруча көч куйган 4 кешегә-мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Яруллинга, имам хатип Яһүд хәзрәт Галимовка, Илдар Хәйруллинга, Гөлчирә Моталлаповага мөфтинең имзасы куелган рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу көнне без райондагы имамнарга шаһәдәтнамәләр дә тапшырдык.

Кыскасы, шундый авыр заманнарда да ныклык күрсәткән, үз авылларындагы манараны төшерергә ирек бирмәгән Кече Карамалы халкының батырлыгына сокланып, аларга мәдхия укылды әлеге тантана вакытында.

Ильяс хәзрәт Җиһанша,

Диния нәзарәтенең Үзәк аппараты җитәкчесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе