Бөекбритания полиция хезмәткәрләре мөселманнар яшәгән кварталларда 200 дән артык видеокүзәтү системасын урнаштыру планын төзегән өчен рәсми рәвештә гафу үтенде.
Уэст-Мидлендс бистәсе полиция идарәсе җитәкчесе Крис Симс, үзенең башкарма штабы хезмәткәрләре терроризм белән көрәшүдә артык көч күрсәтеп мөселманнарның шәһси хокукларын бозганы өчен алар алдында гафу үтенде.
Яшерен күзәтү алып бара торган камералар кую халыкның һәм хокук саклау органнарының ачуын китерә дип яза UKPA. Симс полиция хезмәткәрләре "Чемпион" проектын тормышка ашырганда чыннан да артыгын кыланып ташлаганнар дип таныды.