Бу көннәрне Таллиннда Эстония татарларының «Идел» мәдәни җәмгыяте үзенең 15 еллыгын бәйрәм иткән. Тантанада ТР Мәдәният министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БКТ БК) делегациясе дә катнашкан. Милләттәшләр шатлыгын уртаклашырга Финляндиядән Окан Дахер җитәкчелегендә «Исламия» татар җәмгыятеннән, Латвия, шулай ук Эстониянең Нарва, Маарду, Кохтла-Ярве һәм башка шәһәрләрендәге татар мили-мәдәни җәмгыятьләреннән күп санлы вәкилләр килгән.
Татарстанлыларның Балтыйк буе иле сәфәренә җитәкчелек иткән БКТ БКның чит илләрдәге иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Рөстәм Гайнетдинов сүзләренчә, тантана чаралары 1 октябрь көнне Таллинн Шәһәр җыенында оештырылган «Татарлар Эстониядә» дип аталган күргәзмә белән башланып киткән һәм ул 2 атна буена эшләр дип ниятләнә. Икенче көнне «Идел» мәдәни җәмгыяте идарәсе рәисе Илзия Әхмәт (ул икътисад фәннәре кандидаты) җитәкчелегендә «Татарлар Эстониядә: тарих, дин, мәдәният» темасына Халыкара конференция булган. Сәламләү сүзе белән чыккан Таллинн Шәһәр җыены рәисе Тоомас Витсут, 2011 елда Эстония башкаласы Европаның мәдәни башкаласы титулын кабул итәргә җыена, шуңа күрә дә Эстониядәге аз санлы халыкларның мәдәниятләрен саклау һәм үстерү дәүләт органнарының илкүләм сәясәтендә төп юнәлешләренең берсе булып тора, дип белдергән. Конференциядә исә танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаган.
«Татар-информ» хәбәрчесенең соравына җавабында тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов үзенең «Еврошәркыятьтә татарлар: үз илләренең гражданлык җәмгытьләренә зарарсыз интеграл табу тәҗрибәсе» темасына ясаган чыгышында Көнчыгыш Европа дәүләтләрендә башка тел мохитендә татарларның тыныч-тату яшәү сәбәпләрен ачуны максат итүен белдерде. Аның сүзләренчә, татарлар яңа Ватаннарының дәүләт төзелешен һәм яшәү шартларын берсүзсез кабул итеп, титул милләтнең телен өйрәнү кирәклеген таныганнар, шулай ук алар иҗтимагый берләшмәләрдә үзара тотрыклы элемтәләрен булдырганнар, аннан исә психиологик һәм социаль ярдәм тапканнар, соңыннан бу милли мәдәниятне, телне, традицияләрне саклау һәм үстерү, милли яңарыш базасына әйләнгән.
Таллинн шәһәр музее хезмәткәре, күптән түген дөнья күргән «Ислам Эстониядә» китабы авторларының берсе Ислам Томас Абилине Эстония архивларында шушы дәүләткә татарларның килеп урнашу тарихына бәйле туплаган гаять бай материаллары белән уртаклашкан. Эстониядәге татарларның сугышка кадәрге чоры Ислам дине белән тыгыз бәйле – Эстония мөселман сөнниләренең Диния нәзарәте мөфтие Али Харрасов һәм Эстония Ислам җәмгыяте мөфтие, «Турас» («Мирас») Ислам мәдәни үзәге рәисе Илдар Мөхәммәтшин шуларны раслап чыгыш ясаган. XX гасыр башында бу дәүләтнең күп кенә шәһәрләрендә мөселман гыйбадәтханәләре, 1928 елда дини берләшмәсе булса да, 1940 елда советлар аларны куып тараткан. Эстония бәйсезлеген торгызу шартларында татар мөселман берләшмәләре эшчәнлеге янә җанланса да, бүген Эстониядә бер генә мәчет тә юк.
Эстония башкаласының «Кайя» мәдәният үзәгендә барган тантанада, шулай ук, Окан Дахер да Финляндия һәм Эстония татарларының тарихи багланышларына караган кызыклы фактларны бәян иткән. Эстония татарларының «Идел» мәдәни җәмгыяте эшчәнлегенең үткәне һәм бүгенгесе хакында аның идарәсе вәкиле Фәүзия Һадиуллина ялкынлы чыгыш ясаган.
«Идел» җәмгыяте активистлары исә тантанада ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, БТК БКның Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде, котлаулар күп булды, ә татар җәмгыятенең иң өлкәне Сәид Фәтхуллинга исә Татарстан Мәдәният министрлыгы «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды, дип белдерде Р.Гайнетдинов.
Соңыннан Айдар Габдинов, Чулпан Әхмәтҗанова, Айдар Вәлиев һ.б. Татарстан артистлары, татар җырларын үзенчәлекле башкаруы белән дөньякүләм танылган Финляндиядә гомер итүче Җәмилә Низаметдин катнашындагы бәйрәм концерты андагы милләттәшләрнең үз милли моңнарыбызга сусавын күрсәтте, диде ул. Татарстанлы иҗатчылар Маарду һәм Нарва шәһәрләрендә дә татар җәмгыятьләре өчен дә концертларын тәкъдим итте, шушы шәһәрләрнең мэрлары тарафыннан кабул ителүләре исә Эстониядәге татар җәмгыятьләренең бу илнең гражданлык җәмгыятендә югары дәрәҗәдә булуын дәлилли, дигән фикердә Татарстан делегациясе җитәкчесе Р.Гайнетдинов. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.