Свердловски өлкәсенең күп кенә мәчетләрендә мөселманнарга башлангыч дини белем бирү "мәктәп"ләрендә яңа укулар башлана. Өлкәнең Сысерть районы Октябрьский авылында урнашкан "Нур" мәчетендә укулар бу якшәмбедә башланды.
Бу хакта "IslamNews" агентлыгына дин дәресләрен, өстәвенә танылган иҗтимагый һәм дини эшмәкәр булган Руслан Нурмаметов җиткерде. "Мәктәб"тә 17 яшьтән башлап пенсия яшендә булган 60 шәкерт белем ала. Алар арасында Екатеринбург шәһәреннән килгән мөселманнар да укый.
Екатеринбургтан һәм башка чит яклардан килгәннәр өчен махсус автотранспорт каралган. Укыту, Россия мөфтиләр Шурасы төзегән программа буенча өч ел, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәре уза. Билгеләп үтәргә кирәк, Свердловски буенча 74 мәчет эшли һәм төзелә, аларның өчтән берендә "якшәмбе мәктәбләре" эшли.