Бүген Казан Ратушасында шәһәрнең ислам һәм христиан дине гыйбадәтханәләре арасында уздырылган сморт-конкурста иң яхшылары, дип табылганнары игълан ителде һәм аларның җитәкчеләренә Казан шәһәре мэры һәм әлеге конкурс комиссиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нәтиҗәләр буенча "Сөләйман" мәчете Казан шәһәренең иң яхшы гыйбадәт кылу объектларының берсе, дип танылды һәм конкурс комиссиясе һәм Казан шәһәре Мэриясе тарафыннан Татарстан башкаласының экскурсия-туристик маршрутларына кертү өчен тәкъдим ителә.
"Мәхәлләгезнең иҗтимагый мөһим мәдәни-агарту программаларын тормышка ашыру, халыкка социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлеге рухи мәдәниятне саклау һәм толерант, гармонияле җәмгыять үсеше өчен зур әһәмияткә ия", - дип әйтелә котлау грамотасында.