Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйзь хәзрәт Яруллин, делегациясе белән бергәлектә Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды, ул анда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый белән очрашты.
Килгән кунаклар өлкә мөфтиятенең эшчәнлеге турында сөйләделәр, күптән түгел генә Казанда узган татар дин әһелләре форумына канәгатьлек белдерделәр, ике яклы хезмәттәшлек турында сүз алып бардылар. Мөфтиләр очрашу ахырында бер-берсенә бүләкләр биреште.