Вакытлыча Мәскәү мэры вазифасын башкаручы Владимир Ресин шәһәрдә мәчетләр төзелеше дәвам итәчәк дип белдерде. "Мәскәү - күм милләтле шәһәр, шунлыктан монда бер кем дә читтә калмаячак", - дип ассызыклады В. Ресин төрле конфессия биналарын төзүгә багышланган җыен вакытында.
Аның сүзләренчә, мәчетләр һәм синагогалар шулай ук чиркәүләр белән беррәттән төзеләчәк. РПЧ башлыгы патриарх Кириллның шәхсән соравы буенча бу елда яңа 200 чиркәү төзелер дип көтелә. "Патриарх Кирилл үтенече сәбәпле бүгенге көндә храмнар төзелешенә әзерлек эшләре алып барыла", - дип раслый В. Ресин сүзләрен "Интерфакс-Религия"агентлыгы.