М.Шәймиев: “Болгарда зур эшләр башкарылды, әмма чын төзекләндерү эшләренә кадәр ерак әле”

Болгар дәүләт тарих–мәдәният музей-тыюлыгы территориясендә киң күләмле төзелеш һәм торгызу эшләре башлануга биш ай узды. Татарстан Республикасы Дәүләт

БӘЙЛЕ
2010 Сен 30

Болгар дәүләт тарих–мәдәният музей-тыюлыгы территориясендә киң күләмле төзелеш һәм торгызу эшләре башлануга биш ай узды. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, төзелеш темплары яхшы бара.

Минтимер Шәймиев музей-тыюлык территориясендә соңгы тапкыр 4 августта булган иде. Ике ай тирәсе вакыт үткән, ул вакытта эшләр гөрләп бара иде, хәзер биредә эш көннән көн катлаулана. “Гади мәсьәләләрне хәл итүдән катлаулыракка күчәбез, әмма чын төзекләндерү эшләренә кадәр ерак әле”, дип белдерде Дәүләт киңәшчесе.

ТР Дәүләт киңәшчесе “Татарстанның мәдәни мираслары: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау – шәһәрчеге” комплекслы проектын чынга ашыру кысаларында торгызыла һәм төзелә торган объектларны карауны мәчет комплексыннан башлады. Хәзерге вакытта биредә нигез чокыры әзерлиләр.

М.Шәймиев Икмәк музее териториясендәге эш барышы белән дә кәнәгать калды. “Баш инспектор”ны барысы да кызыксындырды.

М.Шәймиевнең Болгарга эш сәфәре Борынгы шәһәрдә төзекләндерү эшләрен карау белән төгәлләнде. Әлегә һава торышы яхшы тору нәтиҗәсендә эшләр тулы көченә бара. “Эш артканнан арта – финанслау күләме, эш күләме, капитал кертү буенча да. Без моның шулай булачагын фаразлаган идек, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт киңәшчесе. – Көзге-кышкы чорда проект эшләрен тәмамларга, ә хәзер төзекләндерелә торган объектларны саклап калырга тырышырга кирәк”.

ТРның беренче Президенты фикеренчә, бу яктан Свияжскта күп нәрсә сакланган, ә биредә күп нәрсә югалган, шуңа күрә төзекләндерүдә аерма бар.

Болгар шәһәре территориясе 400 га тәшкил итә, бары тик 3 проценты гына казылган. М.Шәймиев сүзләренчә, галимнәр казу эшләре алып барырга мөмкин булган урыннарны күрсәтергә тиеш. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне эш сәфәрендә ТР Президенты Аппараты җитәкче урынбасары – Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Болгар дәүләт тарих–архитектура музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтов, проект җитәкчеләре һәм объектлар подрядчылары озатып йөрде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе