Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Вьетнам белән элемтәләрне саклау һәм үстерүгә карата к

Татарстан Республикасы Вьетнам белән сәяси, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне саклау һәм үстерүгә карата кызыксыну белдерә. Бүген ТР Президенты Рөстәм

БӘЙЛЕ
2010 Сен 29

Татарстан Республикасы Вьетнам белән сәяси, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне саклау һәм үстерүгә карата кызыксыну белдерә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Буй Динь Зинь белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, Вьетнам илчелеге киңәшчесе, икътисади бүлек башлыгы Нгуен Тьи Там, илчелекнең сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Нгуен Тхань Ван, илчелекнең беренче секретаре Ле Минь Зан катнашты.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Вьетнам арасында дусларча мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте. Вьетнамның Татарстан белән хезмәттәшлегенә килгәндә, Президент Горький исемендәге судно төзү заводының Вьетнам Хәрби-диңгез флотына ике “Гепард” фрегаты җибәрү буенча төзелгән килешүне искә алды. Хәзерге вакытта әлеге кораблар Кронштадтта заказчыга тапшыруны көтә. Бу хакта "Татар-информ" яза.

“Без Яшел Үзән заводында Вьетнам өчен ике заманча кораб төзелүен зур горурлык дип саныйбыз, - диде Р.Миңнеханов. – Хезмәттәшлекнең әлеге юнәлеше алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез. Безнең заводның Вьетнамда кызыксыну уятырлык берничә проекты бар”.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамда “КАМАЗ”лар җыю буенча уңышлы эшләп килүче уртак предприятиегә дә игътибар юнәлтте. “Безгә алга таба да “КАМАЗ” продукциясен сезнең базарга чыгарырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы илчегә.

“Илебез күкләрен Казанда җитештерелгән 100 гә якын вертолет иңли, без Вьетнамның да яңа машиналар сатып алу белән ни дәрәҗәдә кызыксынуын белергә теләр идек”, - диде ТР Президенты.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Вьетнам студентларының Казанда СССР вакытында да белем алуын искә төшерде. “Хәзерге вакытта, минем белүемчә, Казанда Вьетнамнан килгән 70 студент укый, без аларның, мәсәлән, ун мәртәбә артуын телибез, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Бездә чит ил студентларына яшәү һәм белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган”.

Республика Президенты шулай ук Вьетнам вәкилләренең 2013 елгы Универсиадада да катнашачагына өмет белдерде.

“Вьетнам бизнесына Россиягә үтеп керергә вакыт, сез моны Татарстан аркылы эшли аласыз, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов илчегә. - Әйдәгез, Татарстанда сезнең гражданнар эшләр өчен заманча сәүдә мәйданчыклары булдырыйк һәм җиңел сәнәгатьне үстерик”.

Үз чиратында, Буй Динь Зинь әфәнде очрашу мөмкинлеге тудырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. “Безнең арада сәяси мөнәсәбәтләр һәрвакыт яхшы булды, әмма безгә сәүдә өлкәсендәге элемтәләрне дә активлаштырырга кирәк”, - дип саный Вьетнам илчесе. Ул бизнес алып бару мөмкинлеген яхшырак белер өчен Татарстан һәм Вьетнамга бизнес-делегацияләрнең визитларын оештырырга тәкъдим итте. Буй Динь Зинь шулай ук Рөстәм Миңнехановның үзен дә Вьетнамга чакырып калды.

Очрашу азагында Татарстан Президенты Вьетнам һәм Татарстан Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп булуын билгеләп үтте. “Без Вьетнам белән булган элемтәләрне саклау һәм яңаларын үстерүгә карата кызыксыну белдерәбез”, - дип сүзен йомгаклады Р.Миңнеханов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе