25 сентябрьдә Татарстанның Әлмәт районының Миңлебай авылында күренекле язучы, галим, журналист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Кәриминең тууына 140 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачу тантанасы булып узды.
Әлеге чарада Әлмәт Башкарма комитеты вәкилләре, музей директорлары, журналистлар, язучылар, иҗат әһелләре һәм авыл халкы катнашты. Мероприятиенең башлануын белдереп, Әлмәт районы хакимияте башлыгы урынбасары Ирек Фәррахов исә Фатыйх Кәрими шәхесенең тарихи ролен ассызыклап узды, ул күренекле мәърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең туганнан-туган энесе икән.
Әлеге тантаналы чарада Фатыйх Кәриминең туганнары да бар иде, алар Ризаэддин Фәхреддиннең абыйсының оныклары – Рөстәм Фәхреддинов (Казан) һәм Фәрит Фәхреддинов (Мәскәү). Алар район һәм шәһәр җитәкчелегенә Фатыйх Кәриминең музее яңартылу һәм зыялы әдипкә һәйкәл ачылу уңаеннан рәхмәт бедерделәр. Һәйкәлнең эскизы шәһәрнең баш рәссамы Рафаэль Курамшин тарафыннан эшләнгән була, ә ЗАО «Татеx» директоры урынбасары Нәфис Ибраһимов, ООО «Арслан» директоры Минәхтәм Галиев, «Стройкомплект+» директоры Нияз Асылкаев һәм башкалар спонсорлык ярдәме күрсәтәләр.
Мероприятие Фатыйх Кәрими музеена экскурсия белән төгәлләнде. Бирегә җыелган язучылар әдипкә багышлап язылган яңа әсәрләрен укыдылар, дип хәбәр итә Әлмәт муниципалитетының матбугат хезмәте.