Төркиядә, кайбер исәпләүләр буенча, барлыгы 80 636 мәчет бар, шулай итеп, 900 кешегә бер мәчет туры килә. Илнең төрле өлкәләре буйлап караганда, мәчетләрнең күплелеге халык санына һәм географик шартларга карап үзгәрә.
Төркиядә халык саны буенча иң зур шәһәр булып Истанбул санала – монда барлыгы 12 915 158 кеше яши. Һәм мәчетләрнең дә сан буенча иң күп өлеше монда туры килә – барлыгы 3 032 мәчет. 83 061 кеше яшәгән Тюнджели шәһәрендә исә бары тик 116 мәчет кенә. Мәчетләрнең күплеге буенча икенче урында – 1 992 675 кеше яшәгән Конья шәһәре тора – анда барлыгы 2 960 мәчет, өченче урында – 4 650 802 кешесе белән Әнкара, монда 2 731 мәчет төзелгән.
Исемлектә дүртенче булып 1 250 076 кеше яшәгән Самсун тора (2 597 мәчет). Мәчетләрнең күплеге буенча шулай ук Кастамону (2 514 мәчет), Анталья (2 023 мәчет), Орду (1 955 мәчет) шәһәрләрен аерып чыгарырга була. Ә гыйбадәт йортлары аз булганнардан исә, Тюнджелидан кала, Йалова (202 532 кешегә – 144 мәчет), Килис (122 104 кешегә – 194 мәчет), Игдыр (183 486 кешегә – 223 мәчет) шәһәрләрен санап узарга мөмкин.