Нью-Йоркта чираттагы "мөселманнар парады" узды

Нью-Йорк: Манхеттенның уртасында, корпоратив логотиплар һәм кирпичтән төзелгән биналар каршышда, йөздән артык мөселман өйлә намазына җыелды. "Мөселманнар

БӘЙЛЕ
2010 Сен 29

Нью-Йорк: Манхеттенның уртасында, корпоратив логотиплар һәм кирпичтән төзелгән биналар каршышда, йөздән артык мөселман өйлә намазына җыелды. "Мөселманнар парады" уңаеннан шәһәр хакимияте хезмәткәрләре Мэдисон-авеню урамы буенча машинада хәрәкәт итүне туктатты. Беренче шундый парад 1985 елда узган була, ул Нью-Йоркта яшәгән ислам динендә булган күп милләт вәкилләрен берләштерә. Бу хакта "New York Times" газетасы яза.

34,88 KbНью-Йорк халкы мәчет төзү эшләренә каршы булганлыктан, шулай ук Корьәнне яндыру, мөселманнарга каршы кылынган төрле җинаять эшләре булганлыктан быелгы парад бик авыр шартларда узган.

"Бу ислам өчен бик авыр ел булды", - ди бу җыенга үз гайләсе белән килгән Шахид Хан. Ул һәм аның балалары биредә мөселманча киенгәннәр. Аның сүзләренчә, алар ислам дине кушканча башка выкытта хич тә киенеп йөри алмый.

"Бу җыен, минем балаларым өчен төрле милләт вәкилләре белән танышу, аларның мәдәниятен аңлау өчен киң мөмкинлекләр тудыра", - ди ул. "Без монда тагын да күбрәк мөселманнарның килүен теләр идек. Шәһәр халкы белеп торсын, без бу фетнәгә каршы көрәшәчәкбез".

Җыенда чапаннан киенгән имамнар, шулай ук джинсы һәм футболка кигән мөселманнар бар иде. Традицион тәртип саклаучылар белән беррәттән, парадны мөселманча киенгән хатын-кыз полицейскилары да сагалады. Парад хәләл күргәзмә белән тәмамланды. Анда теләгәне хәләл азык, кием-салым һәм китап сатып ала алды. 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе