Казан татарларына караганда, Мәскәү мэрына Кырым татарлары күбрәк рәнҗи. Инде берничә тапкыр Лужков Кырым һәм Акъярны Русиядән тартып алып, Украинага канунсыз биргәннәр дип әйтте һәм аны кире кайтаруга чакырды.
Русиядән “ераграк” торырга тырышкан кырым татарлары бу сүзләргә канәгатьсезлек белдерә килде, Украина үзе дә заманында Лужковны илгә кертмәү карары чыгарган иде.
Шуңа Мәскәү мэрының эштән алыну фаразлары яңгырый башлагач, кырым татарлары милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев алар моңа шат кына булачагын әйтте. Шул ук вакытта Кырымдагы урыслар аның китүен зур курку белән көтте. Чөнки аларга Мәскәү мэриясе аркылы шактый акчалар килеп торды. Һәм ул-бу була калса, алар мэрны яклап чыгачагын әйтте.
Җәмилев фикеренчә, Лужковтан котылырга тырышу ул хакимияттә барган әшнәчелек (клан) белән бәйле. Башка күп кенә сәясәт белгечләре дә шул фикердә тора. Русия халык демократик берлеге җитәкчесе Михаил Касьянов исә Лужковны эштән җибәрүне Медведевның зур адымы дип саный.
“Бу шактый яңгыраш вакыйга. Чөнки күп еллар эшләгән һәм иң танылган төбәк башлыгы, миллионнарча халык яшәгән Мәскәүне җитәкләгән кеше эштән җибәрелде. Бу исә беренче тапкыр Медведевның үзен мөстәкыйль президент итеп күрсәтүе булды. Хәлләрнең үзгәрә башлавы барыбыз өчен дә бик яхшы”, ди ул.