Үткән ял көннәрендә Кама Тамагы районынынң Түбән Карамалы авылы мәчетенең 100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге районның 17 имамына “Вәгазь эшчәнлеге алып баруга шәһадәтнамә” тапшырды.
Тантана алдыннан мөселманнар Кама Тамагы районы хакимияте башлыгы Зөфәр Гәрәфиев белән очрашты. Анда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Очрашу барышында районда ислам үсешенә багышланган мәсьәләләр турында фикер алышынды. Бәйрәм чарасы тантаналы төшке аш белән тәмамланды.