25 сентябрьдә, шимбә көнне иртән Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә “Сад” нәшрият төркеме директоры Айдар Хәбибуллин тоткарлана. Аның хатыны Светлана Ишмөхәммәтова белдергәнчә, хокук саклау органнары тентү үткәрергә рөхсәт язуын күрсәтәләр (монда ни өчендер аның хатынының фатиры күрсәтелгән була), килүләренең сәбәбе итеп нәшрият директорының листовкалар таратканы өчен башкарыла, дип аңлаталар. Шул рәвешле алар фатирда граната “табалар”.
Килеп керүчеләрнең берсе дә үзе белән таныштырмый. Алар үзләренең исемнәрен дә Светлана Ишмөхәммәтова сорап алҗытканнан соң гына әйтәләр. Алар арасында Балашиханың тикшерү бүлеге “Э” (экстремизм) үзәге хезмәткәрләре – өлкән тикшерүче Василенко Николай Владимирович, өлкән оперуполномоченный Иванов Алексей Иванович, оперуполномоченный Лукашев Игорь Викторович; Мәскәү өлкәсе ГУВД “Э” үзәге хезмәткәре Федотов Сергей Николаевич була. Бары тик Мәскәү шәһәре ГУВД шәхси куркынычсызлык берләшмәсе өлкән оперуполномоченные Ермолаев Василий Дмитриевич кына таныклыгын күрсәтә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Ермолаевтан кала бишесе, үзләренең телефон номерларын әйтә, ә Ермолаев исә, үз номерын белмәвен җиткерә, моны яңа эш урынына күчүе белән аңлата.
Тентү 7:30 сәгатьтән 13:40 ка кадәр бара, нәтиҗәдә А. Хәбибуллинның хатыны һәм улы алҗып бетә. Ә тикшерүчеләр протоколда фатирда тикшерү вакыты 9:40 сәгатьтә төгәлләнә, дип язалар. Ә бит алар 7 сәгать булалар! Бу вакыт эчендә тикшерүчеләр бер-бер артлы фатирда йөриләр, даими рәвештә коридорга чыгалар, лоджияне “тикшерәләр”, кыска вакытлы “киңәшмә”ләр үткәреп алалар, берсе шкафның бер өлешендә эзләнә, бераз вакыт узгач, икенчесе шул ук шкафның шул ук өлешендә актарына. Тагын өч таныш булмаган кеше фатирга керә һәм оперативниклар белән сөйләшә. Аннан соң Светлананың иренә ваннаны карарга һәм аннан шикле предметларны алырга кушыла. Ул керә, карый һәм берни дә тапмый.
Моннан соң эшкә Ермолаев керешә. Ул шунда ук моны карау өчен яктырткыч кирәк булачаклыгын аңлата. Һәм шунда ук махсус фонарь бирәләр, аны башына киеп карый. Ул аның белән ванна астына кереп китә һәм торба арасыннан граната тартып чыгара. Тикшерүчеләр аны РГД-5, дип атыйлар. Аның номерлары сөртелгән була.
Моннан соң Лукашев биек шкаф янына юнәлә һәм урындык сорый. Ул аннан ниндидер “флешка” тартып чыгара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге гаилә бу фатирга күптән түгел генә күченгән була. 10 августта С. Ишмөхәммәтовага ачкычлар тапшыралар, унберендә күченәләр. Алар бу көнне яхшы хәтерли, чөнки Рамазан аеның беренче көне була ул. 22сендә алар Уфага китәләр һәм бары тик 7 сентябрьдә генә әйләнеп кайталар. Шуңа күрә аларның кайбер йорт җиһазлары әлегә кадәр рәтләп куелмаган була.
Бүген исә Айдар Хәбибуллин урнаштырылган вакытлыча изоляторда бик тә салкын, бу исә аның нык булмаган сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Бу хакта IslamNews җиткерә.