Бүген, 28 сентябрьдә, “Фикер” клубында “Татарлар һәм ислам” дип аталган кичә узачак. Бу хакта кичәне оештыручы Наил Нәбиуллин хәбәр итте.
Кунак сыйфатында Вәлиулла хәзрәт Якупов чакырылган. Сөйләшүгә килгәндә исә дин һәм милли тормыш проблемалары, хәнәфи мәзһәбе турындагы мәсьәләләргә җаваплар эзләү каралган. Чара Татар иҗтимагый үзәге бинасында 18:00 сәгатьтә, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 41нче йортта узачак. Керү ирекле.
Исегезгә төшереп үтәбез, «Фикер» – татар яшьләренең мөстәкыйль, иҗтимагый-сәяси, милли-дискуссион, тарихи, демократик клубы. Әлеге клуб татар яшьләрен берләштерү, үз дәүләте һәм теле, тарихына кызыксыну уяту, милли үзаңны үстерү өчен эшли. Наил Нәбиуллин фикеренчә, бирегә “җырлап-биеп кенә яшәүдән туйган, татар милләтенең дәүләтсез, телсез, мескен халыкка әверелүенә риза булмаган яшьләр җыела”. Ул татар милләтчелегенә, төркичелеккә һәм исламга нигезләнеп эшли. Татарның милли проблемаларын күтәреп, иҗтимагый, сәяси, тарихи, дини, фәнни кичәләр үткәрә. Шул исәптән, кызыклы шәхесләр белән очрашып, бәхәс, әңгәмәләр уздыра.
2009 елның 30 мартыннан эшли башлаган клубта Индус Таһиров, Дамир Исхаков, Римзил Вәлиев, Зөфәр хәзрәт Галиулла, Искәндәр Сираҗи, Раил Садриев, Разил Вәлиев, Рафаэль Хәкимов, Фәрит Бикчәнтәев, Шамил Закиров, Данил Сәфәров, Фәндәс Сафиуллин кебек шәхесләр кунакта булырга өлгергән дә инде. Энтузиастлар тырышлыгы белән эшләүче клубта бүген Вәлиулла хәзрәт Якупов та күптән көтелгән кунак буларак каршы алыныр.