УЕФАның матбугат хезмәте чемпионнар Лигасының икенче тур төркем стадиясе матчына билгеләнгән судьяларның фамилияләрен атады. “Рубин” белән “Барселона” очрашуы Казанда 29 сентябрьдә узачак. Аңа Чюнейт Чакир рәислегендәге төрек арбитрлар бригадасы “бәя” бирәчәк.
Судьяның ярдәмчеләре булып линиядә Бахаттин Дуран һәм Тарик Онгун, ә капка артында – Фират Айдинус һәм Тольга Озкалфа торачак. Матчның резерв судьясы – Сөләйман Абай. Исегезгә төшерәбез, “Рубин” белән “Барселона” арасындагы матч иртәгә, 29 сентябрьдә 20:30 сәгатьтә узачак.