Стокһольмның Накка дигән районында уникаль проект туган. Фиксестре коммунасында лютеран-евангелист чиркәве һәм мәчет төзеләчәк. Ә иң кызыгы: алар икесе дә бер түбә астында булачак. "Без бу проек өстендә күп еллар эшлибез, чөнки Швециягә яңа образ" бирәсебез килә", - ди Швед епискобы Бенг Ваденшё.
"Мин хаклы ялга киткәч Фиксестр чиркәүендә эшли башладым, һәм анда 40% мөселман һәм 40% лютеранеңлар яшәгәнен белдем. Һәм без үзара сөйләшүләр кора башладык. Без җирле имам белән очрашып сөйләштек. Бу безнең әңгамәләр җиде ел дәвам итә инде ди Бенг Ваденшё. "Без бергә Корьән һәм Евангилие укыйбыз, чөнки Аллах бер дигән принципка нигезләнәбез", - ди дин әһеле. Христианнар да, мөселманнар да хуплаган әлеге проект инде җирле хакимиятләр тарафыннан расланган. Төзелеш өч елга сузылыр дип көтелә.