Төркия, Сүрия, Ливан, Иордания илләре арасында киләчәктә ирекле сәүдә зонасы булачак. Бу ЕСның Якын Көнчыгыштагы бер төре булачак. Төркия чит илләр министрлыгы башлыгы Ахмет Давутоглу, гарәб вәкилләре белән очрашканнан соң бу хакта хәбәр итте.
Бу хакта рәсми рәвештә январь аенда Истанбулда булып узачак саммит вакытында әйтеләчәк. " Бу билгеле дүр ил өчен генә түгел, ә барлык регион өчен дә файда китерер", - ди Давутоглу. Беренче тапкыр бу хакта июнь аенда сүз йөртә башладылар. Билгеле булганча, илләр арасында товарлар һәм кешеләр хәрәкәте өчен уңай шартлар булачак. Июннән бирле Төркия һәм Ливан арасында виза режимы бетерелә. Хезмәттәшлек сәүдә, энергетика, туризм, транспорт өлкәләренә кагылачак дип белдерә "Заман Тодей" газетасы.