«Россия һәм якын чит ил мөселман халыкларының рухи мирасы” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында (ул Татарстан башкаласында быелның 23-24 нче сентябрендә узган иде) РИУ базасында Ислам дөньясы университетлары федерациясе (ФУИМ) кафедрасын ачу нияте кабул ителде. Бу турыда конференциянең тантаналы ачылышы вакытында ФУИМның генераль секретаре җитәкчесе Мостафа Гали белдерде, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.
Ислам дөньясы университетлары федерациясе (ФУИМ) ИСЕСКОның (Фән, мәгариф һәм фән буенча ислам оешмасы (Islamic Educational, Scientific and Cultural Organization)) бер структурасы булып тора – ул ЮНЕСКОның ислам аналогы, “Ислам конференциясе” оешмасы органы.
Ислам дөньясы университетлары федерациясе – ИСЕСКО структурасында эшләүче оешма, ул югары белем һәм аның учреждениеләре арасында үзара хезмәттәшлек, координация алып бару буенча специальләшкән. ФУИМның мөһим бурычлары булып барлык өлкәләрдә дә фәнни тикшеренү дәрәҗәсен күтәрү, булган мәгълүматларны алмашу һәм аларны ислам дөньясының цивилизацион ихтыяҗларына бәйле рәвештә тормышка ашыру, шулай ук мөселман җәмгыяте максатларына җавап бирерлек итеп, югары белем бирүне үстерү һәм модернизацияләү керә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия мөселман вузлары арасында РИУ бүгенге көндә Ислам дөньясы университетлары федерациясенә кергән бердәнбер югары уку йорты (ФУИМга барысы төрле ислам дәүләтләренең 230 университеты керә) булып санала.