Татарстан мөфтие резиденциясендә Иран Ислам республикасы вәкилләре – Иран Ислам республикасының Казандагы Генераль консуллыгындагы мәдәният буенча атташесы Парвиз Гасеми һәм Мәскәүдәге Ислам мәдәниятын өйрәнү фонды җитәкчесе Хәмид Хадави булып китте.
Кунаклар әлеге фондның эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырдылар һәм үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, аерым алганда, Казанда каллиграфия күргәзмәсен үткәрү, Ислам фәлсәфәсе буенча уку-укыту әдәбияты чыгару турында.
Кунакларны ТР ДН нәзарәтенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов, мөфтинең көч структуралары белән үзара хезмәттәшлек буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов кабул итте. Әңгәмәдә шулай ук ТР ДН Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты.