Аерым алганда, Екатеринбург – Казан – Мәскәү югары тизлекле тимер юл магистрале проектын чынга ашыра башлау турындагы килешү имзаланды
Бүген Татарстан делегациясенең Урал җирендә визиты кысаларында Свердловски өлкәсе губернаторы резиденциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин очрашты.
Александр Мишарин кунакларын җылы каршы алды. Ул очрашуның максаты – безнең төбәкләрнең социаль-икътисади потенциалы белән танышу, Свердловски өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының нинди җитештерү, фәнни, мәдәни мөмкинлекләргә ия булуын күрү һәм һәр якның да хезмәттәшлекнең кайсы юнәлешләрен өстенлекле дип уйлавын белү. Аның фикеренчә, Татарстан Свердловски өлкәсенең күптәнге һәм ышанычлы партнеры булып тора.
Рөстәм Миңнеханов Александр Мишаринга Татарстан делегациясен җылы каршы алганы өчен рәхмәт белдерде. “Бирегә килүебезнең беренче минутларында ук без дустанә атмосферада”, - дип билгеләп үтте ул.
Очрашуда Свердловски өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалы, шулай ук Екатеринбург – Казан – Мәскәү югары тизлекле тимер юл магистрале тәкъдим ителде.
Аннары Свердловски өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Килешүдә эшмәкәрлекне үстерү өчен яхшы шартлар тудыру, уртак проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, мәгълүмат алмашу, бер–береңә хокукый һәм башка ярдәм күрсәтү каралган. Бу килешү нигезендә аерым тармаклар буенча килешүләр һәм чаралар планы эшләнәчәк.
Шулай ук Свердловски өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында комплекслы инвестицион төбәкара “Мәскәү–Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрале (бер участогы ТР территориясе аша узарга тиеш) проектын гамәлгә ашыру ниятләре турындагы Килешү имзаланды.
Александр Мишарин фикеренчә, килешүләр Свердловски өлкәсе белән Татарстан Республикасының нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача. Төбәкләр арасында сәүдә күләме 2009 елда 8 миллиард сумнан артык булган, киләчәктә ул 14–15 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.
90 ел элек беренче тимер юл Екатеринбург белән Казанны бәйләде, дип билгеләп үтте губернатор. Ә бүген Екатеринбург – Казан – Мәскәү югары тизлекле тимер юл магистрале проектын чынга ашыра башлау турындагы килешү имзаланды.
Свердловски өлкәсенә Татарстанның “Электрон Хөкүмәт” электрон документ әйләнеше, “Алабуга МИЗ, технопарклар булдыру тәҗрибәсе кызыклы дип билгеләп үтте Александр Мишарин.
Бүген имзаланган килешүләр Свердловски өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы тауар әйләнешен кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыгарырга һәм яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Республика ТР территориясе аша узачак Екатеринбург – Казан – Мәскәү югары тизлекле тимер юл магистрале проектын чынга ашыру өчен бар көчен куячак дип белдерде ТР Президенты. “Бу Татарстан өчен приоритетлы проект. Мондый магистраль безнең илдә күп нәрсәне үзгәртәчәк, тормыш сыйфатын яхшыртачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы Свердловски өлкәсендә 170 мең тирәсе татар яши дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Александр Мишаринга һәм губернатор командасына татар җәмгыятенә ярдәме һәм уңайлы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Биредә татарларның милли бәйрәме Сабантуй зурлап үткәрелә.
ТР Президенты фикеренчә, Татарстан һәм Свердловски өлкәсе үсеш алган сәнәгать, фән һәм мәгариф үзәге. Ике төбәккә икътисад, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.