ТР Кайбыч муниципаль районының Колангы авылында зур мәчет төзелешенә нигез салынды, дип хәбәр итә “Кайбицкие зори” хәбәрчеләре.
Мәчеткә иганәчелек ярдәмен Казаннан индивидуаль эшкуар Рамил Фазлыев күрсәтә. Дин йортының булачак чикләре архитектор Сергей Майков, геодезист Рөстәм Шәйдуллин, төзелеш фирмасы генераль директоры Илдар Фәхретдинов, Кайбыч районы имамы Дамир Гыйниятуллин тарафыннан билгеләнгән. Бу хакта “Татар-информ" җиткерә.