«Бүген үзләрен мәгариф белән дә, фән белән дә шөгыльләнүче яхшы сыйфатлы университетлар итеп илебезнең 100гә якын университеты гына күрсәтә. Сан буенча исә алар күпкә артык. Әмма реаль вакыйгалар һәм проектлардан чыгып бирелгән эксперт бәяләре буенча, мөгаен, без якынча шундый төркемгә иядер», - дип аңлатты Фурсенко.
Кырыс сайлаулар - инновацион инфраструктура оештыру буенча бәйгеләр, төрле илләрнең фән һәм мәгарифе хезмәттәшлегенә ярдәм итүгә нигезләнгән конкурслар нәтиҗәләре буенча берничә дистә алдынгы югары уку йортлары ачыкланган. Шушы лидерлар төркемен күздә тотып, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы илебезнең югары белем бирү системасын җитди рәвештә үзгәртергә ниятли икән
«Без җитди рәвештә югары мәктәп челтәрен үзгәртеп кору юнәлешендә эшли башладык. Беренчедән, аеруча танылган университетларыбызга – Мәскәү һәм Петербург университетларына аерым статус бирелде, 7 федераль университет оештырылды. Моннан кала бәйге нәтиҗәсендә 29 илкүләм тикшеренү университеты исемен йөртергә лаеклы вуз сайланды», - дип искәртеп үтте министр.
Алдынгы югары уку йортларына җитешә алмаган университетлар, инде әйткәнебезчә, үз статусларын үзгәртергә тиеш булачак. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәгариф министрларына мөрәҗәгать итеп, Фурсенко бу юнәлештәге сәясәтне үзара килешеп алып барырга кирәклеген һәм хезмәттәшлек иткән илләр тарафыннан югары мәктәпкә куелган таләпләрнең тәңгәл килү мөһимлеген ассызыклады, дип хәбәр итә «Новости» агентлыгы.
Чыганак: http://www.intertat.ru